Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юлларда иминлекне саклау өчен

Район юллары җәяүлеләрнең юлны кичеп чыга торган урыннарында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен максатчан программа кысаларында яңа стандартлар буенча җиһазландырылды.

Мәсәлән, шәһәрдәге 2нче урта мәктәп һәм санаторий мәктәп каршындагы кичүләр термо-пластик билге һәм кояш батареясы ярдәмендә эшләүче яктылык датчигы белән җиһазландырылган инновацион проектны хәтерләтә. Моннан тыш, кичү алдыннан ясалма калкулыклар булдырылган. Мондый җыелма калкулыклар транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне тизлекне киметергә мәҗбүр итә.

Шәһәрдәге тагын 17 һәм район юлларындагы 56 кичүгә яшькелт-сары төстәге (моңарчы ак-зәңгәр төстә иде) яңа юл билгеләре ясалган. Ә менә разметка ("зебра") хәзер сарылы-аклы сызыклары белән ерактан ук күренеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев