Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Юбилярга бүләкләр тапшырдылар

Әле шушы көннәрдә генә Спас муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәүф Заһит улы Вафинны 65 яшьлек юбилее белән котлап, күп еллык намуслы хезмәте, агропромышленность комплексын үстерүгә керткән зур өлеше өчен бүләкләр тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган Рәхмәт хатында мондый юллар бар: “Һөнәри осталык, бай тәҗрибә, тырышлык һәм эшкә җаваплы карау кебек күркәм сыйфатлар белән Сез хезмәттәшләрегез һәм район халкы алдында олы хөрмәт казандыгыз. Озак еллар дәвамында терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керттегез, авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуга нигез салдыгыз”.

“Озак еллар туган җирегездә базар таләпләренең кырыс сынауларына карамастан, үз эшегезне яратып башкарасыз, нәтиҗәле хезмәт итәсез. Барыннан да бигрәк Спас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә терлекчелек тармагы буенча вазыйфаларыгызны зур җаваплылык тоеп, бай тәҗрибәгезне алда торган мәсьәләләргә уңай чишелеш табарга юнәлтә белүегез Сезне коллегаларыгыз арасында абруйлы белгеч итеп танытты”, - диелә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның Рәхмәт хатында.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннар советының Котлау хаты да юбилярга җылы теләкләр белән сугарылган. Юбилярны шулай ук Спас районы Мактау грамотасы белән дә бүләкләделәр.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов тапшырды. Әлбәттә инде, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәүф Заһит улына корычтай сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшендә һәм тормышында уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев