Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Юбилейларын билгеләп үттеләр

Бу көннәрдә тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары Никольскидан Александра Сорокина һәм Болгардан Екатерина Хилкова үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Икесе дә лаеклы тормыш юлын үткән кешеләр. Александра Федоровна гомере буе мәктәптә башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән, Никольскидагы шактый балалар өчен серле белем дөньясына юл ачарга ярдәм иткән. Ә Екатерина Петровна...

Бу көннәрдә тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары Никольскидан Александра Сорокина һәм Болгардан Екатерина Хилкова үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Икесе дә лаеклы тормыш юлын үткән кешеләр. Александра Федоровна гомере буе мәктәптә башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән, Никольскидагы шактый балалар өчен серле белем дөньясына юл ачарга ярдәм иткән. Ә Екатерина Петровна башта терлекчелектә эшләгән, аннары шәһәрнең төрле оешмаларында хезмәт куйган, ә лаеклы ялга район сельхозтехникасыннан чыккан. Аларга сугыш елларын да, сугыштан соңгы авырлыкларны да күп күрергә туры килгән, шуңа карамастан, сынауларны намус белән үтә алганнар.
Бу гомер бәйрәме белән ветераннарны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, социаль хезмәт вәкилләре, якыннары һәм туганнары җылы котлады. Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Камил Нугаев исеменнән котлау открыткалары, азык-төлек тутырылган пакетлар һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев