Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Юбилейлары белән котладылар

Шушы көннәрдә шәһәрдә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Екатерина Норова, тыл хезмәтчәне Галия Гәрәевага, Өчкүлдән Мария Елисовага һәм Танкеевкада яшәүче Екатерина Евграфовага туксан яшь тулды.

Аларны юбилейлары белән район хакимияте вәкилләре, ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары, туганнары һәм якыннары котлады.
Тыл хезмәтчәннәренә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар. Екатерина Андреевна, Галия Галиулла кызы, Мария Михайловна белән Екатерина Андреевнага озак еллар намус белән эшләгәннәре, тормышта башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен күп әйттеләр. Әлбәттә инде, юбилярларга корычтай сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннары һәм туганнарының җылы кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев