Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Йөрәк җылысын – балаларга

Ирина Шишкина гомеренең күп елларын балаларга белем бирүгә багышлаган.

Тәҗрибәле педагог үзенең намуслы хезмәте белән коллективта гына түгел, ә балаларның һәм ата-аналарның да тирән ихтирамын яулаган.
Сергей ШИТОВ,
физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Иж-Борискино авылындагы гади генә бер гаиләдә дөньяга килгән Ирина балачагыннан ук үзенең үҗәтлеге, әмма гадел характерлы булуы белән аерылып торган. Мәктәптә тырышып укыган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. Гомумән, мәктәп тормышының гел үзәгендә кайнаган. Сигезенче классны тәмамлагач, Тәтеш педагогия училищесының физик әзерлек бүлегенә укырга кергән. Студент еллары турында әле дә булса горурланып искә ала. Шунысын әйтергә кирәк, Ирина үз группасындагы егетләрдән физик яктан бер дә калышмаган. Йөгерү, сикерү, ГТО нормаларын тапшыру буенча оештырылган ярышларда үзеннән көчлерәкләрне дә артта калдырган. Һәр яктан тырыш, җаваплылыкны яхшы аңлаган кызны юкка гына комсомол оешмасы секретаре һәм редколлегия әгъзасы итеп сайламаганнардыр шул.
Училищены 1975 елда уңышлы тәмамлап, кулына диплом алган яшь белгеч Куйбышев сигезьеллык мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша. Беренче дәресләр, беренче җыелыш һәм педсоветлар – боларның барысын ул әле дә хәтерли.
Соңрак ул Алабуга педагогия институтын тәмамлап, кулына тагын бер диплом ала. Бу юлы инде рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломына ия була ул. Педагогикадагы яңа юнәлешләрнең берсен үзләштерәсе килү теләге көчле булганга, әлеге уку йортын сайлавы очраклы түгел. Сигез ел буе ярдәмче мәктәп-интернатта балаларга физкультура укыткан Ирина Васильевна дәресләрне зур осталык белән алып барса да, башка фәннәрдән дә белем биреп, үзен бөтенләй икенче яктан сынап карыйсы килгән аның.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлагач, яшь, әмма инде мәгариф тармагында азмы-күпме тәҗрибә тупларга өлгергән Ирина Васильевнаның мәшәкатьләре тагын да арта. Алай гына түгел, тагын да зуррак җаваплылык та өстәлә әле. Әмма ул беркайчан сынатмый, үз алдына куелган максатка ирешергә тырыша. 1994 елда педагог “Халык мәгарифе отличнигы” билгесенә лаек була. Бу аның намуслы хезмәтенә бирелгән лаеклы бәя.
Бөтен күңелен эшкә багышлаган кеше вакытның үтүен сизми, диләр. Уйлап карасаң, ул чыннан да шулай. 2006 елда тырышлыгын һәм тәҗрибәсен исәпкә алып, Ирина Васильевнаны мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгеләләр. Беренче карашка гына җиңел кебек күренсә дә, бу шактый мәшәкатьле, күп көч һәм энергия таләп итә торган вазифа. Башкарылган эшләрнең ахыргы нәтиҗәсе өчен беренче чиратта директор урынбасары җаваплы. Бу урында шунысын әйтергә кирәк, Ирина Васильевна үзенә тапшырылган бурычларның барысын да җиренә җиткереп үти. Интернатта яшәгән балаларны ашату, йоклату белән бәйле мәсьәләләрне тулысынча контрольдә тота, балалар арасында бернинди кискен очраклар килеп чыкмый.
Шул ук 2006 елда Ирина Васильевна безнең мәктәптә эшләү өчен мөһим саналган диплом – олигофренопедагог дипломы ала. Егерме елдан артык балаларга белем һәм тәрбия биргән педагог инде бу вакытта балалар белән уртак телне тиз табарга өйрәнгән була. 2009 елда коллективтагы иң тәҗрибәле педагогларның берсе саналган Ирина Васильевнаны директорның укыту эшләре буенча урынбасары итеп куялар. Бусы инде, алдагысына караганда да җаваплырак вазифа: контроль эшләр һәм диктантлар, расписаниеләр төзү, коллектив һәм балалар белән эшләү – тиз генә санап чыгарлык та түгел. Ирина Васильевна үзенә генә хас булган осталык белән яңадан җиң сызганып эшкә керешә. Әмма тәрбия тармагы күңеленә якын булгангадыр инде, 2011 елда аны яңадан мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп күчерәләр.
Мәктәптә эшләгәндә Ирина Васильевна мәгълүмати-коммуникатив компетентлык, гражданнар оборонасы нигезләренә өйрәнә, “Белем бирүдә менеджмент” дипломы ала һәм санлы гасыр укытучысы сертификатына ия була.
33 ел буе физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатта эшләү дәверендә Ирина Васильевна республиканың Мәгариф министрлыгы, район башлыгының һәм мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2000 елда Ирина Васильевнага “Хезмәт ветераны” исеме бирелә.
Педагог туплаган бай тәҗрибәсен яшьләр белән дә теләп уртаклаша. Ярдәм, берәр төрле киңәш сорап, аңа еш мөрәҗәгать итәләр, ул аларның берсен дә кире борып җибәрми. Ишеге һәркемгә дә ачык, килгән һәр кешене якты йөз белән каршы ала һәм тәмле чәй белән сыйлап җибәрә.
Ирина Васильевна мәктәптә таләпчән, әмма гадел педагог һәм администратор булса, өйдә ул уңган-булган хуҗабикә, оста бакчачы, ун еллык стажы булган автомобиль йөртүче, оныклары Валерия белән Аринаның яраткан әбиләре. Йөрәк җылысын беркайчан да кызганмый торган мондый дәү әнине ничек яратмыйсың ди инде. Валерия дә әбисе кебек үк укытучы булырга хыяллана – Ульяновск дәүләт университетының өченче курсында укый. Берничә елдан яшь педагог Шишкина балаларга дәрес бирә башлаячак. Әбисе кебек үк, аңа да бары тик уңышлар гына юлдаш булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев