Яңалыклар
«Йолдызлык» – күңелле бәйрәм
Чистай шәһәрендә үткән "Созвездие-Йолдызлык-2018" эстрада сәнгате ачык телевизион республика фестиваленең зона этабында катнашып, безнең яшь артистларыбыз ике беренче урын, бер икенче урын һәм бер өченче урынны яуладылар.
Балалар иҗат мәктәбенең "Булгарочка" хореография коллективы (кече яшьтәгеләр төркеме, җитәкчесе Гүзәл Марянина) беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Алар жюри игътибарына "Җиләккә барам" һәм "Спас мәзәкләре" дигән бию композицияләре тәкъдим иттеләр.
Өлкән яшь төркемендә "Вокал-соло" номинациясендә яшь талантларга юл ача торган дәрәҗәле бу конкурста инде күп тапкырлар җиңүче булган Дарья Чудакова тагын җиңеп чыкты.
Урта яшь төркемендә шул ук номинациядә шәһәрнең 1нче урта мәктәп укучысы Николай Сафонов (җитәкчесе Татьяна Аристова) икенче урынга лаек булды. Ә менә "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә Балалар сәнгать мәктәбеннән "Кантилена" коллективы (җитәкчесе Маргарита Пензина) өченче урынны алды.
Безнең җиңүчеләребез һәм призёрлар апрель аенда республикабызның башкаласы Казанда булачак конкурсның йомгаклау этабында катнашачак.
Республика дәрәҗәсендә күп еллардан бирле уздырылып килүче бу фестиваль талантлы балаларны ачыкларга, аларга сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Шунысын да әйтергә кирәк, кайчандыр әлеге фестивальдә катнашып лауреат булган балалар хәзер инде төрле уку йортларында белем алалар, араларында язмышларын сәнгать белән бәйләүчеләр дә күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев