Җылы тәэсирләр калдырды
Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты кунаклар өчен һәрвакыт ачык. Чик буе гаскәрләре ветераны Рәшит Зыятдиновны да монда кадерле кунак кебек көтеп алалар.
Ул өлкәннәргә шәһәребездә май аенда чик буе сугышчылары истәлегенә ачылган һәйкәлнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Аннары исә Рәшит Зәйнетдин улы интернатта яшәүчеләргә гармунда уйнап, үз җырларын җырлады.
Очрашу җылы атмосферада үтте, өлкәннәр бик теләп ветеранга кушылып җырладылар, үз тарихлары белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев