Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Җәйләр күңелле үтсен!

Район Мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Бәйрәм тамашалары башланыр алдыннан Балалар иҗат йорты педагоглары һава шарларыннан төрле фигуралар ясау, шахмат, шашка, башка уеннар буенча мастер-класслар үткәрде. Кунакларны, бәйрәмдә катнашучылар һәм аны оештыручыларны район башлыгы Камил Нугаев, республикабызда нәшер ителүче "Ватаным Татарстан" газетасы бүлек мөдире Камил Сәгъдәтшин котладылар. Алар һәркемгә күкләребезнең һәрчак тыныч, кояшлы булуын, җәйге каникулларның күңелле үтүен теләделәр. Шуннан соң зур сәхнәдән балалар җыры яңгырый башлады, алар бер-берсен уздырып биеделәр. Төрле төстәге матур киемнәреннән, балаларның шат елмаюыннан сәхнә нурга күмелде. Балалар үзләренең чыгышлары белән әти-әниләрен, әбиләрен, тәрбиячеләр һәм укытучыларын шатландырдылар. Бәйрәм программасы шәһәрдәге балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм Болгардагы 2нче урта мәктәп укучылары белән берлектә әзерләнгән. Шунысын әйтергә кирәк, талантлы балаларның күбесе район күләмендә уздырылган конкурсларда призлы урыннарга лаек булган.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында Болгардагы беренче мәктәп укучылары искә төшерде. Аларның чыгышларын алкышларга күмделәр, укучыларга һәм районның балалар бакчаларына истәлек бүләкләре тапшырдылар.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге оештырган республика рәсем конкурсында җиңгән Рамил Вахитов, Александр Афонин, Татьяна Тюрина, Ульяна Дятлова, Энҗе Гыйльманова, Азат Галәветдинов, Вероника Палагина, Елена Дмитриева, Богдан Кулагин һәм Егор Садилинга (Аграмак, Антоновка, Бураково, Никольск, Ким һәм шәһәрдәге икенче мәктәпләр) дипломнар тапшырылды.
Бәйрәм спорт залында дәвам итте. Теләге булган һәр бала уеннарда һәм конкурсларда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев