Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыр мирасын саклап

Безнең район вәкилләре Алексеевскида узган атнада ветераннар арасында үзешчән башкаручылар өчен үткән "Балкыш" III республика фестиваленең зона туры катнашучысы дипломнарына ия булдылар. Җәмәгать оешмаларының республика советы, Мәдәният министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган бу чараның төп максаты - өлкән яшьтәге кешеләрнең җәмәгать тормышында катнашу дәрәҗәсен арттыру....

Безнең район вәкилләре Алексеевскида узган атнада ветераннар арасында үзешчән башкаручылар өчен үткән "Балкыш" III республика фестиваленең зона туры катнашучысы дипломнарына ия булдылар.
Җәмәгать оешмаларының республика советы, Мәдәният министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган бу чараның төп максаты - өлкән яшьтәге кешеләрнең җәмәгать тормышында катнашу дәрәҗәсен арттыру. Быел үзешчән артистларның чыгыш тематикасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Жюри һәм тамашачылар игътибарына безнең үзешчән артистлар ветераннар хоры, "Отрада" казаклар хоры, Евгений Кременсков, Ирина Лаврентьева, Сарыйм Насыйбуллин, Нәкыя Мөхәммәтҗанова башкаруындагы җырларны тәкъдим иттеләр. Ә Фиркат Галимов "Халык уен кораллары" номинациясендә чыгыш ясап, мандолинада халык көйләрен башкарды.
Барлык чыгышларны да тамашачылар кайнар алкышларга күмделәр. Бу исә безнең үзешчәннәребез иҗаты халык күңеленә хуш килде ди-гәнне аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев