Яңалыклар
Язгы чакырылыш башланды
Чираттагы язгы чакырылыш вакытында безнең районнан егермегә якын егет Россия Кораллы Көчләренә хезмәт итәргә китә.
Призывникларның беренче партиясен җибәрү апрельнең өченче ункөнлегенә билгеләнгән, ә 10 апрельдән 12сенә кадәр график нигезендә төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Армиягә китүчеләр өчен башта "Олимп" спорт комплексында медицина тикшерүе оештырыла, әңгәмә үткәрелә.
Быелгы кампаниядә бер генә яңалык бар - хәзер чакырылыш комиссиясе рәисе итеп - район башлыгы, ә резерв составы рәисе итеп башлык урынбасары билгеләнә. Барлык егетләргә "Позвони маме" льготалы тарифка тоташтырылган сим-карталар биреләчәк, ә телефонга беренче 100 сум Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә салына.
Элеккечә үк, чакырылыш пунктында егетләргә кәрәзле телефоннар бирәчәкләр.
Фото: https://armyhelp.ru/prizyiv-v-armiyu-v-2017-godu/osennij-prizyv-2016
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев