Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшьләргә паспортлар тапшырдылар

Кичә балалар китапханәсендә бер төркем яшьләргә паспортлар тапшыру тантанасы булды.

Илебез гражданины шәхесен раслаучы документ шәһәрдә һәм район авылларында яшәүче җиде егет һәм кызга тапшырылды. Аларны Татарстан Респбуликасы миграция хезмәтенең Спас районы бүлеге җитәкчесе Екатерина Фәйзелгатова җылы котлады.

Паспортлар тапшыру тантанасы "Мин сугыш турында укыйм, ата-балаларыбыз батырлыгын онытмыйм" хәтер кичәсе барышында булды. Чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары Александра Григорьевна Прохорова һәм Екатерина Павловна Иванова чакырылды. Ветераннар паспорт алучылар, шулай ук 1нче мәктәпнең алтынчы класс укучылары белән хатирәләрен уртаклаштылар. "Китап театры" клубына йөрүчеләр Илья Миксонның блокада Ленинградында яшәгән Таня Савичева турында сөйләгән "Жила, была" әсәреннән өзекләр күрсттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тапшыру паспорт тантана