Яшьләр министр белән аралашты
Узган чәршәмбедә районга ТР яшьләр эше буенча министр Дамир Фәттахов килде. Район башлыгы белән бергә ул яшьләр өчен төзелгән кайбер спорт объектларында булды.
Районга килгәч, яшьләр эше буенча министр җитәкчелегендәге делегация балалар һәм яшьләрнең ялы ничек оештырылуы белән танышты, кайбер объектларны караганнан соң тиешле нәтиҗәләр чыгарылды һәм лагерьларда ял итү өчен шартларны яхшырту буенча чаралар билгеләнде. Мәсәлән, “Болгар” сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә лагерьга реконструкция ясау турындагы мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, биредә өстәмә йорт-корпуслар, мунча комплексы һәм башка нәрсәләр төзү күздә тотыла.
Антоновкада делегация әле күптән түгел генә яңартылган “Витязь” яшүсмерләр спорт клубын, Болгарда – “Регина” кунакханәсе комплексы территориясендә эшли торган лагерь базасын, бассейнны карады, балаларның яшәү шартлары белән танышты.
Эш визиты барышында шулай ук элеккеге оптика-механика заводы бинасының бер өлешен һәм территориясендә дә булдылар. Биредә яшьләр үзәге төзү планлаштырыла. Министр билгеләп үтүенчә, Болгарга мондый үзәк бик тә кирәк, шуңа күрә яшьләр үзәкләрен оештыру һәм төзү буенча республика программасында катнашу өчен тиешле документларның барысын да әзерләп куярга кирәк. Программа киләсе елдан эшли башлаячак.
Аннары кунаклар “Лига форум” студентлар сменасы эшли торган палатка шәһәрчегендә булдылар. Алар шулай ук лагерьдагы барлык объектларны карадылар, биредә ял итүчеләрнең яшәү, көнкүреш шартлары белән таныштылар, ниләр белән шөгыльләнүләре турында кызыксындылар. Шуннан соң Дамир Фәттахов студентлар белән очрашты, аларга Министрлыкта алып барыла торган эшләр турында сөйләде, киләчәккә булган планнар белән таныштырды, кайбер сорауларга җаваплар бирде. Яшьләрне аеруча грант ярдәме, студентлар үзидарәсе, кадрлар резервы белән бәйле сораулар кызыксындырды.
Соңыннан министр егетләргә һәм кызларга тырышып укуларын теләде, җәмәгать эшләрендә актив катнашып, республика һәм илебезгә тагын да күбрәк файда китерергә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев