Яшьләр көне белән!
Тиздән без Яшьләр көнен билгеләп үтәбез. Бу уңайдан район башлыгы Камил Нугаев барлык яшьләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итә.
Яшьлек – гомернең иң гүзәл чоры ул, диелә бу котлауда. Алдыгызда - максат-хыяллар, матур уйлар, янып яшәү теләге. Яшьлек ул - ачышларга, эзләнүләргә омтылу, хыялларны тормышка ашыру чоры. Максатыгызга ирешкәндә авырлыклардан курыкмагыз, намуслы һәм гадел булыгыз. Һәр башлангычыгызда, эшегездә һәм укуыгызда уңышлар юлдаш булсын.
Районыбыз тормышында яшьләр елдан-ел зуррак роль уйный. Аларга актив гражданлык позициясе, тирә-юньдәге үзгәрешләр белән чын күңелдән кызыксыну, сыйфатлы белем алырга омтылу, алга максатлар куеп, аларга ирешә белү кебек сыйфатлар хас.
Бүген без Спас районы яшьләре белән чын күңелдән горурлана алабыз. Алар укуда, спортта, сәнгатьтә, җитештерү участокларында зур уңышларга ирешәләр, дип билгеләп үтә район башлыгы.
Яшьләрнең эш сөючәнлеге, аларның кешеләргә, аеруча ветераннарга игътибарлы һәм игелекле булуы, табигать турында кайгыртуы бары тик мактауга гына лаек. Нәкъ бүгенге яшьләр иртәгә районыбызның киләчәге, аның үсеше өчен җаваплылыкны үз кулларына алачак. Шуңа күрә белегез – безнең уртак киләчәгебез сезнең нык кулларыгызда. Сезгә традицияләрне, туган як тарихы һәм мәдәниятен саклау, өлкәннәргә ихтирамлы булу, балаларга лаеклы тәрбия биру бурычы йөкләнгән.
Быел без Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтенә 25 ел тулуны билгеләп үтәбез. Иҗтимагый яшьләр хәрәкәтенең, яшьләр оешмаларының традицияләрен саклап калып, шул ук вакытта аларга замана таләпләрен исәпкә алган яңа этәргеч бирә алуыбыз аеруча сөендерә. Шушы вакыт эчендә яшьләргә уку, эшләү, үз-үзләрен камилләштерү, республикада бәхетле яшәү өчен барлык шартлар тудырылды. Бу көн дәүләт дәрәҗәсендә яшьләр белән эшнең нинди зур әһәмияткә ия булуын тагын кат исебезгә төшерә.
Район башлыгы барыгызга да күтәренке кәеф, киләчәккә өмет һәм ышаныч, яңа омтылышлар, ирешкән уңышларда гына тукталып калмыйча, һаман алга баруыгызны, бәхет, тынычлык һәм иминлек тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев