Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь урманчылар ярышты

“Чиста булыр” экология хәрәкәте штабы активистлары Алексей Мәсхүтов, Данил Борисов, Алина Калинкина һәм Дарья Савельева Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетында катнаштылар.

Слет Лубян урманчылыгы көллияте базасында үтте. Слет кысаларында “Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда” конференциясе уздырылды, укучылар анда үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре белән катнаштылар. “Урман эзтабарлары” экоквесты барышында яшь урманчылар үзләренең берләшмәләре турында сөйләделәр һәм урында ориентлашу күнекмәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр. Ә инде “Яшь урманчылар” конкурсында тест сорауларына җаваплар бирделәр һәм кайбер практик биремнәрне үтәделәр. Мәсәлән, яфракларына карап агачларның исемнәрен атадылар, агачлар һәм куакларны утыртуның кайбер алымнары белән таныштырдылар. Конкурс темасына башка сораулар да кертелгән иде.
– Әлеге слетта катнашканнан соң миндә унберенче классны тәмамлау белән үк Казан дәүләт аграр университетка укырга керү уе туды.  Өч көн дәвамында урманда булуның рәхәтлеген белсәгез икән, табигать сагына басарга теләүче фикердәшләремнең күплегенә бик шатландым, – дип тәэсирләре белән уртаклаша Алина Калинкина.
Укучылар шулай ук агач кашыкка матур итеп бизәкләр төшерү, кәрҗин үрү, агачка кисеп сыннар төшерү буенча мастер-классларда катнаштылар, утырышларда фикер алыштылар. Чара йомгаклары буенча укучыларга сертификатлар тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев