Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшь талантлар бәйрәме

Район Мәдәният йортында ике көн дәвамында "Созвездие-Йолдызлык 2014" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона сайлап алу туры үтте. Әлеге зур сәнгать бәйрәмендә Кама аръягының тугыз районыннан биш йөз алтмыш кеше катнашты. Республиканың төрле почмакларыннан яшь талантларны үзенә җыючы мондый фестиваль ундүртенче тапкыр уздырыла. Болгарда исә әле беренче тапкыр...

Район Мәдәният йортында ике көн дәвамында "Созвездие-Йолдызлык 2014" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона сайлап алу туры үтте. Әлеге зур сәнгать бәйрәмендә Кама аръягының тугыз районыннан биш йөз алтмыш кеше катнашты.
Республиканың төрле почмакларыннан яшь талантларны үзенә җыючы мондый фестиваль ундүртенче тапкыр уздырыла. Болгарда исә әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Фестивальдә безнең районнан өч бию коллективы, ике вокаль ансамбль, унбиш жырчы һәм өч конферансье катнашты. Кайберләренә моңарчы да район данын әлеге мәртәбәле иҗат конкурсында яклап чыгыш ясарга туры килгән. Яшь башкаручылар арасында дебютантлар да юк түгел.
Турнирда катнашучыларны жюри рәисе, танылган опера җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев сәламләделәр.
Кичә кич белән гала-концерт булды.
Фестиваль турында язма газетаның киләсе санында бсылачак, бәйрәмнән фоторепортаж белән безнең www.spas-rt.ru сайтыннан танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев