Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь конструкторлар ярышты

Шәһәр урта мәктәбе укучылары Степан Байсков һәм Динар Җиһаншин КФУның Алабуга институтында үткән робототехника буенча өченче республика ачык ярышларында катнашкан өчен III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. "Регата" балалар техник иҗат станциясенең робототехника берләшмәсе вәкилләре "Сумо. Йөри торган роботлар" номинациясендә (кече төркем) катнаштылар. Яшь конструкторлар өч бәйгедә сынатмыйча, көндәшләрен рингтан чыгара...

Шәһәр урта мәктәбе укучылары Степан Байсков һәм Динар Җиһаншин КФУның Алабуга институтында үткән робототехника буенча өченче республика ачык ярышларында катнашкан өчен III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.

"Регата" балалар техник иҗат станциясенең робототехника берләшмәсе вәкилләре "Сумо. Йөри торган роботлар" номинациясендә (кече төркем) катнаштылар. Яшь конструкторлар өч бәйгедә сынатмыйча, көндәшләрен рингтан чыгара алдылар.

Укучыларның уңышында берләшмә җитәкчесе Николай Фроловның да өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев