Яңалыклар
Ярминкәдә катнаштылар
Алабугада үткән Бөтенроссия Спас ярминкәсендә Болгар музей-тыюлык осталары "Болгар шәһәре - осталар шәһәре" дигән программа белән катнаштылар.
Алар күргәзмәдә гипс, кызыл балчык, тал чыбыгыннан ясалган әйберләр һәм сувенирлар тәкъдим иттеләр. Килгән кунакларга тал чыбыгыннан үрү һәм сувенирларга бизәк төшерү буенча мастер-классларда катнашырга тәкъдим ителде. Кызыл балчыктан ясалган әйберләр - кувшиннар, чүлмәкләр, тоз савытлары күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
Ярминкә кысаларында "Музейларда традицион культура һәм халык иҗаты. Декоратив-гамәли иҗат: сәнгать әсәреннән сувенирга кадәр" темасы буенча түгәрәк өстәл утырышы булды. Анда катнашучылар үз уңышлары турында сөйләделәр, халык һөнәрләре, кул эшләре һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар.
Фото: http://xn----8sbcchjvajijg2b5a.xn--p1ai/?p=4788
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев