Ярдәмче хуҗалык – үзмәшгульлеккә бер адым
Ким авылыннан унсигез кеше салым органнарында теркәлеп, үзмәшгульләр статусын алды. Бу хакта җирлек башлыгы Равил Гыйсмәтов сөйли:
- Ярдәмче хуҗалык элек-электән крестьян гаиләләренә тормыш алып барырга ярдәм итте. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында кеше эшсез калса яки тулы булмаган эш көненә күчсә, өстәмә керем алу мәсьәләсе аеруча кискен тора. Мондый очракларда күпләр хуҗалыктагы терлекләрнең баш санын ишәйтүгә керешәләр. Бу очракта ит һәм сөт сатудан кулга тере акча керә. Элегрәк бу эш белән шөгыльләнүчеләр бармак белән генә санарлык булса, хәзер хәлләр башка якка үзгәрде.
Үзмәшгуль статусы кешеләргә эшчәнлекне законлаштырырга мөмкинлек бирә. Салымнарны вакытында түләп барсаң (ә алар айлык керемнең бары тик 4 процентын гына тәшкил итә), контроль органнарыннан курыкмыйча яшәргә мөмкин. Моннан тыш, дәүләттән салым вычеты рәвешендә өстәмә льготага дә өметләнергә була. Аны алу өчен салым органына узган елгы керемнәр турында декларация генә тапшырырга кирәк.
Безнең җирлектәге үзмәшгульләрнең күбесе шәхси ярдәмче хуҗалык тота. Салым органнарында шулай ук тоткан балыгын халыкка сатучы ике балыкчы да теркәлде. Хәзерге вакытта пассажирлар ташучы берәү дә салым органнарында теркәлергә тиеш, тик ул әлегә эшмәкәр булып теркәлергә җыена. Бәлки, үзмәшгуль статусын да сайлап алыр.
Үзмәшгуль буларак теркәлеп, зур җаваплылык таләп иткән эшкә тотынган һәр кешегә бары тик уңышлар гына телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев