Якшәмбедә Болгар шәһәрендә референдум була
Киләсе якшәмбедә Болгарда 2020 елда халыктан үзара салым акчасы җыю буенча референдум узачак.
Шәһәрдә яшәүчеләр референдумда иртәнге 7дән кичке сәгать 8гә кадәр катнаша ала.
Узган еллардагы кебек, җыелган һәр бер сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәп биреләчәк.
Болгарда җыелган акча шәһәр халкын су белән тәэмин итүне яхшырту өчен су үткәргеч челтәрләрне ремонтлауга тотылачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, мондый программа турында илнең кайбер төбәкләрендә хәтта белмиләр дә, ә менә безнең республикада яшәүчеләр үзара салымның файдасын инде күрергә дә өлгерделәр. Шәһәр халкы бу юлы да референдумны хуплар һәм тавыш бирү участокларына бердәм булып килер, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев