Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа туган балалы гаиләләләргә пособие биреләчәк

Бу пособие бала тугач бер тапкыр түләнә.

Бала тугач, яңа туган баланың эшләмәүче әтисе яки әнисенә, яисә баланың опекунына, аны уллыкка яисә тәрбиягә алучыга бер тапкыр пособие түләнә. Быелга кадәр бу пособиене социаль яклау органнары билгели һәм түли иде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Әлеге төр түләүнең күләме 18886,32 сум тәшкил итә. Игезәкләр яисә берьюлы берничә бала туган очракта, пособие аларның һәрберсенә бирелә.

Пенсия фонды аша бу пособие әти-әнисенең яисә аларны алмаштыручы затларның эш урыннары булмаган һәм бала туганнан соң 6 ай узганчы мөрәҗәгать иткән очракта гына түләнә.

Пособие алу өчен Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ярдәм чаралары турындагы сорауларга җавапны гражданнар белән хезмәттәшлек итүче Бердәм контакт-үзәкнең 8 800 6-000-000 телефоны аша алырга мөмкин (шалтырату түләүсез).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев