Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа санаториядә ял итәләр

Авыр хәлдә калган гаиләләрдән ун бала язгы каникуллар вакытында Марий Эл республикасында яңа гына ачылган "Кленовая гора" санаториясендә ял итә. Юлламалар ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча бирелгән. Унсигез көн дәвамында балалар сәламәтлекләрен ныгыталар, төрле экскурсияләргә йөреп, уеннарда, конкурсларда катнашып, вакытларын кызыклы итеп үткәрәләр. Ә барлыгы "Рассвет"...

Авыр хәлдә калган гаиләләрдән ун бала язгы каникуллар вакытында Марий Эл республикасында яңа гына ачылган "Кленовая гора" санаториясендә ял итә.
Юлламалар ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча бирелгән. Унсигез көн дәвамында балалар сәламәтлекләрен ныгыталар, төрле экскурсияләргә йөреп, уеннарда, конкурсларда катнашып, вакытларын кызыклы итеп үткәрәләр.
Ә барлыгы "Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәме белән дәвалау-сәламәтләндерү учреждениеләрендә 10 яшьтән алып 15 яшькә кадәр 43 бала булып кайткан. Хәзер монда дәвалауга мохтаҗ булган балалар һәм аларның ата-аналары турында мәгълүмат базасы туплана. Бу кирәкле эш һәм ул теге яки бу авыруны дәвалау белән шөгыльләнүче учреждениене тизрәк эзләп табарга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял