Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа ел могҗизасын көткәндә

Мәйданда шәһәрнең үзәк төп чыршысын ачу тантанасы булды. Матур итеп бизәлгән чыршы утлары ерактан ук балкып, күңелгә бәйрәм рухы белән өметләр дә өсти.

Тантанада катнашучыларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәргат Низамов якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
– Яңа ел – могҗизалы бәйрәм, аны зурлар да, балалар да түземсезлек белән көтеп алалар. – Барыгызга да тынычлык, исәнлек-саулык һәм уңышлар телим! Яңа 2020 ел шәһәребез тормышын бизәрлек вакыйгалар алып килсен, һәр кешенең изге хыялы чынга ашсын иде!
Әлбәттә инде, бәйрәмне әкият геройлары да бизәде: балалар янына кунакка Кыш бабай белән Кар кызы, мәче, шаян аю баласы һәм башка урман җәнлекләре килеп, үзләренең чыгышлары белән тамашада катнашучыларның күңелен күтәрделәр.
Мәйданда балалар тавышы, әйлән-бәйлән уеннары, җырлы-биюле тамашалар озак дәвам итте. Чараларда зурлар да теләп катнаштылар.
Чыршы ачу тантанасында күңелле конкурслар, әкият персонажлары белән төрле уеннар оештырдылар. Бу көнне мәйданга килгән балаларга татлы бүләкләрне дә мул итеп өләштеләр.
Бәйрәм азагында теләге булган һәр кеше Яңа ел чыршысы янында яраткан әкият геройлары белән басып истәлеккә фотога төште.
Яңа ел каникуллары барышында шәһәрдә һәм районда төрле бәйрәм чаралары уздыру планлаштырыла. Махсус программа белән район сайтында таныша аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев