Яңалыклар
Владимир Монахов “Алтын йөзлек”кә керде
Владимир Монахов "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек - 2014" республика конкурсының җиңүчесе дип табылды. Конкурсны икенче тапкыр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшмәкәрлекнең дәрәҗәсен үстерү, кече һәм урта бизнес тармагын стимуллаштыру максатын күздә тотып үткәрелә.
"Алтын йөзлек" - иң яхшы йөз эшмәкәр дигәнне аңлата. Алар арасына безнең район вәкиленең керүе аеруча куанычлы....
Владимир Монахов "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек - 2014" республика конкурсының җиңүчесе дип табылды. Конкурсны икенче тапкыр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшмәкәрлекнең дәрәҗәсен үстерү, кече һәм урта бизнес тармагын стимуллаштыру максатын күздә тотып үткәрелә.
"Алтын йөзлек" - иң яхшы йөз эшмәкәр дигәнне аңлата. Алар арасына безнең район вәкиленең керүе аеруча куанычлы. Бизнес белән шөгыльләнүче кырык кешедән торган экспертлар советы, башкарма һәм законлы властә органнары, иҗтимагый оешмалар һәм матбугат чаралары, шулай ук номинантларны тәкъдим иткән муниципаль районнар Владимир Монаховның эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Сайлап алу вакытында идарә итү, новаторлык осталыгы, эшмәкәрнең тоткан дәрәҗәсе, финанс эшчәнлеге, ирешкән югары икътисадый нәтиҗәләр, бизнесның социаль әһәмияте, эш урыннары белән тәэмин итү һәм лаеклы хезмәт хакы түләү һәм башка нәрсәләр исәпкә алынды.
Эшмәкәрлек таланты һәм эшмәкәрнең район һәм республика икътисады үсешенә керткән өлеше өчен диплом тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев