Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветераннарга – өстәмә түләү

Районның 1150 кешесенә Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан РФ Президенты Указы нигезендә, өстәмә акча түләнә. Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына, элеккеге балигъ булмаган концлагерь, гетто һәм башка көчләп тоту урыннарында булган тоткыннарга, Бөек Ватан сугышында, шулай ук Финляндия, Япония белән сугышта һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннарына, вафат булган Бөек...

Районның 1150 кешесенә Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан РФ Президенты Указы нигезендә, өстәмә акча түләнә.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына, элеккеге балигъ булмаган концлагерь, гетто һәм башка көчләп тоту урыннарында булган тоткыннарга, Бөек Ватан сугышында, шулай ук Финляндия, Япония белән сугышта һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннарына, вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларының толларына 5000әр сум акча биреләчәк. 1941 елның 22 июненннән алып 1945 елның 9 маена кадәр тылда кимендә алты ай эшләгән (СССРның вакытлыча оккупациядәге территорияләрендә эшләү вакыты исәпкә алынмый) Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш вакытында фидакарь хезмәтләре өчен орден яки медальләр белән бүләкләнгән гражданнарга, нацист концлагерьларының, төрмәләренең һәм геттоның элеккеге балигъ булган тоткыннарына 1000әр сум акча биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев