Ветераннарга медальләр тапшырдылар
Узган сишәмбедә район башлыгы Камил Нугаев Иске Рәҗәп авылы ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашкан Рәшит Сәлимовка Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырды.
Иске Рәҗәпнең типсә-тимер өзәрдәй утыз өч егете белән бергә фронтка киткән Рәшит Сәлим улы. Ул вакытта әле ул унсигезен дә тутырмаган булган. Биш ел буе Ерак Көнчыгыштагы 62нче тимер юл батальонында хезмәт иткән, сугышчан бәрелешләрдә катнашкан. Берсендә, япон самурайлары белән килеп чыккан бәрелештә, яралана.
Госпитальдә катлаулы операция кичерүенә дә карамастан, кыю солдат сафта кала. Фронттан ул күкрәген орден-медальләр белән тутырып кайта. Сугыштан соң җиң сызганып шахтада, Ташкенттагы горстройларның берсендә балта остасы булып эшли. Аннары туган якларында хезмәт куя. Батыр солдат тыныч тормышта күпләргә үрнәк күрсәтә, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра.
Күптән түгел Рәшит Сәлим улына 93 яшь тулды. Кызы Фәүзия тәрбиясендә яши. Ветеран еш кына яшьлек елларын, үткән сугышчан юлын искә төшерә. Совет кешеләренең йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра калдырган ул коточкыч еллар турында тыныч күңел белән сөйли алмый. Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы гына гел сулкылдап, үзен гел сиздереп торыр...
Шушы авылның батыр солдаты Әхмәт Шәйдуллин да нәкъ шундый бүләккә лаек булган. Ни кызганыч, бер ай элек ветеранның йөрәге тибүдән туктаган. Шуңа күрә, әле исән чагында ук лаек булган “Фидакарь хезмәт өчен” медален оныкчыгы Рамазан Рәхимовка тапшырдылар. Әхмәт Габделхак улы Рамазанны бик яраткан, нәселебезне дәвам итүче ул, дип чын күңеленнән горурлана торган булган. Әлбәттә инде, күпне күргән чал чәчле ветеран оныкчыгы тыныч тормышта яшәсен, алар буыны кайгы-хәсрәт күрмәсен иде, дигән изге теләкләрен дә теләп калдырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев