Урам үзгәрә башлады
Алдан хәбәр ителгәнчә, быел 40 лет Октября урамының Хирург Шеронов урамыннан Совет урамына кадәр бер өлешенә реконструкция ясала. Бүгенге көндә төзекләндерү эшләре тулы көч белән бара.
Исегезгә төшерәбез, урамга реконструкция җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча республика программасы кысаларында тормышка ашырыла. Урамның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм үзәк китапханә тирәсендәге өлешендә инде шактый эшләр башкарылган. Монда план ясалган, юлның бер өлеше асфальттан чистартылган, урамны төзекләндерү буенча кайбер инженер эшләре башкарылган, вак таш, ком, бетон юл кырыйлары һәм башка төзелеш материаллары кайтарылган.
Урамның яңартылган өлешендә юлга брусчатка җәю, урам яктырткычлары, эскәмияләр, чүп савытлары кую, агачлар утырту һәм башка эшләрне башкару күздә тотыла. Бу эшләрнең барысын да Казанның “Алмаз” җәмгыяте төзелеш компаниясе башкара. Моңа кадәр төзүчеләр республика территориясендә инде берничә объект төзеп, үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткәннәр. Болгарда да эшләре әйбәт бара һәм билгеләнгән вакытка – көз ахырына бу урам танып булмаслык үзгәрер, шәһәребезнең бизәгенә һәм халыкның яраткан ял итү урынына әйләнер дип, ышаныч белән әйтергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев