Ул “Орленок”та ял итте
Болгардагы санаторий мәктәп-интернат укучысы Айсель Исланова җәмәгать тормышында актив катнашканы һәм шәхси казанышлары өчен Бөтенроссия “Орленок” балалар үзәгендә ял итү өчен путевка белән бүләкләнгән иде.
Аны “Юнармия” программасы буенча 16 июльдән 8 августка кадәр оештырылган сигезенче смена составында ял итәргә чакырдылар.
Айсель лагерьда бик күп укучылар белән дуслашкан. Смена программасына истәлекле урыннар буйлап экскурсияләр, төрле мавыктыргыч дәресләр, спорт, күңел ачу чаралары кертелгән. Кызыклы кешеләр белән очрашулар да үткәрелгән. Бу юлы балалар янына кунакка Россия Герое, очучы-космонавт Роман Романенко килгән.
“Юнармия” Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәкара бүлеге Айсель Ислановага “Орленок” лагерына баруны оештыруда ярдәм иткән район җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев