Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Укытучыга һәр укучы бик кадерле...

3 ноябрьдә Болгардагы 1нче урта мәктәп үзенең 150 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Районда гына түгел, хәтта республика күләмендә иң яхшы мәктәпләрнең берсе булып танылган бу белем бирү учреждениесендә педагогларның тату коллективы хезмәт куя. Сезнең игътибарга аларның мәктәп тормышы белән бәйле истәлекләрен тәкъдим итәбез.

Галина Николаевна Вәлиәхмәтова шәһәрдәге беренче урта мәктәптә 40 ел эшләгән: 25 ел буе башлангыч классларда белем биргән, аннары китапханәче булган. Ул әле дә Нина Ивановна Борюшкина, Надежда Петровна Степанова, Галина Владимировна Мызгалова, Әминә Нәбиулла кызы Хәмидуллинаны җылы хисләр белән искә ала. Ул елларда хәтергә уелып калган истәлекләрне берничек онытырлык түгел.
- Җәмәгать эшләрендә күп катнашырга туры килде, - ди ул. - Безнең өчен Лидия Васильевна Щурова үрнәк булып торды. Ул миңа партия сафларына керергә этәргеч бирде, ул елларда коммунист булу зур дәрәҗә саналды. Әле дә партия билетымны саклыйм. Мәктәптәге чыгарылыш класс укучыларының барысын да яхшы хәтерлим. Наталья Геннадьевна Авдееваның педагог һөнәрен сайлавына бик шатланам. Бертуган Борисовларны, Марс Хәмидуллинны еш искә алам. Алар минем беренче чыгарылыш класс укучылары иде...
Татьяна Григорьевна Козлова мәктәптә 1983 елдан бирле башлангыч классларда укыта. Бу еллар эчендә ул бик күп балаларга белем һәм тәрбия бирде. Татьяна Григорьевна 2018 елда бишенче класска күчәчәк укучылары турында күп уйлана. Аеруча Женя Земсков белән Юля Филиппова укыган классны күбрәк искә ала. Бу үзенчәлекле - дус, мөстәкыйль, җаваплы һәм актив коллектив булган. 2015 елгы чыгарылыш класс укучыларының әти-әниләре мәктәп һәм класс тормышында актив катнашкан.
- Дүртенче класслар өчен соңгы кыңгырау бәйрәме әзерләгән ата-аналарга чын күңелемнән рәхмәт әйттем. - Гаҗәеп шатлыклы, якты һәм матур бәйрәм булды ул, - дип искә ала Татьяна Григорьевна. - Аеруча Нина Ивановна Борюшкинага, Әминә Хәмидуллинага рәхмәт әйтәсе килә. Укытучы һөнәрен сайларга алар ярдәм итте, ирешкән уңышларымда аларның өлеше дә зур.
Галина Михайловна Калашнова быел икенче классларны укыта. Үз укучыларын бик мактап сөйли.
- Варя Малова, мәсәлән, мәктәпкә алты яшендә укырга керде, бик тырыш һәм акыллы бала, - ди Галина Михайловна. - Быел минем 9А классы укучылары ОГЭ тапшырачак. Класстагы укучыларның барысы да яхшы укый, сынауларны уңышлы тапшырырлар, дип ышанасы килә. Сынатмаячакларына шигем юк, Карина Давтянга, Лера Ивановага, Лера Лихачевага һәм калган укучыларның барысына да киләчәктә бары тик уңышлар гына телим!
Татьяна Александровна Титова гомеренең утыз бер елын мәктәпкә багышлаган. Башлангыч классларда укыткан ул, аеруча элеккеге директор Нина Ивановна Борюшкинаны еш искә ала, укучысы Светлана Битунованың туган мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшләвенә ихластан горурлана, Красная Слобода мәктәбе укытучысы Елена Корчагина өчен ди бик шат. Быелгы чыгарылыш класс укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшырырлар, тормышта үз урыннарын таба алырлармы, дип борчыла...
Людмила Семеновна Назарова бу мәктәптә 36 ел буе белем бирә. 2007 елда мәктәпне тәмамлаучыларны елмаеп искә ала. Ул елда, мәсәлән, класста бары тик өч кенә кыз булган, калганнары - малайлар. Малайлар дигәннән, ул Андрей Королев, Дима Емельшин һәм Дима Шаповаловның кулларына аттестат алуларын бүгенгедәй хәтерли. Бар яктан алганда да тырыш егетләр булган алар һәм инде өчесенең дә хәрби училищега укырга керүенә берәү дә гаҗәпләнмәгән. Елена Аринина, Татьяна Рыжова, М.Зиннәтуллиналар Людмила Семенова кебек, педагог һөнәрен сайлаганнар - география укытучылары. Моңа ничек шатланмыйсың! Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган Людмила Рыбакова, Владимир Савельев, Сергей Федониннар белән дә чын-чынлап горурлана. Саный китсәң, мондый укучылар бик күп.
Ул укучылар белән бергә җыелып походларга чыгулары турында мавыктыргыч итеп сөйли. Бәлки әнә шул чакларда ул балаларда табигатькә, туган ягыбызга карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышкандыр. Укучыларның БДИ тапшырганда география фәнен сайлаулары бер дә очраклы түгел.
Ирина Викторовна Ергачева мәктәптә берөзлексез 32 ел эшләгән. Ул үзенә күрә бер дулкынлану белән 2006 елгы чыгарылышны искә ала.
- Бу елда мәктәпне Паша Беленков белән Женя Городчук тәмамлады, - ди ул. - Мин Паша өчен бик борчылган идем, ә ул югары уку йортына керү имтиханнарын уңышлы тапшырды. Алар классы бик көчле булды, шуңа күрә мин һәр укучыга, шул исәптән Пашага да, нык ышандым. Женя Городчук хәзер Лондонда укый. Үз максатына ирешү өчен бернәрсә алдында да туктап һәм каушап калмаган Дима Терехинны да еш искә алам. Дима хәзер Санкт-Петербургта яши, хәрби белгечлек сайлаган. Раил Зиннуровны да яхшы белгеч буларак мактыйлар. Виктор Ермилин оста спортчы булып танылды.
Ирина Викторовна соңгы кыңгырау бәйрәме вакытында зурайган һәм һәр нәрсәгә җитди карарга өйрәнгән укучыларны читтән генә күзәтеп торырга ярата. Әлбәттә инде, ул бу минутларда аларның һәркайсына тормышта үз урыннарын табуларын тели.
Әнисә Гаяз кызы Хәйруллина үзенең туган теле - татар телен ярата һәм балаларда да ата-ана теленә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Мәктәптә эшли башлавына инде 27 ел тулган. Актив педагогик эшчәнлек алып бара, район һәм республика күләмендә уздырыла торган иҗат фестивальләрендә актив катнаша, балаларда милли мәдәниятка кызыксыну уятуга күп көч куя. 27 ел дәвамында бик күп балага белем һәм тәрбия биргән. Элеккеге укучыларын, аеруча активист һәм класс лидеры Андрей Смоленцевны еш искә ала. Рәхмәтле укучылары аның үзен дә онытмыйлар.
Галина Николаевна Здобнова өчен бу ел шактый истәлекле. Ул мәктәп юбилее белән бергә үз юбилеен да билгеләп үтә. Быел коллективта эшли башлавына төгәл 30 ел тула. Башта - башлангыч класста, аннары математикадан укыткан. Моннан 25 ел элек аны мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгеләгәннәр. Укыту-тәрбия эшләре буенча да мәктәп директоры урынбасары ул.
Аның хәтеренә аеруча 1998 елгы чыгарылыш класс уелып калган. Башта ул аларга башлангыч класста белем биргән, аннары класс җитәкчесе буларак, югарырак классларда укыткан. Унбер ел дәвамында гел бер класс белән җитәкчелек иткән. Катя Коновалова, Володя Кошкин, Марина Идиятуллина, Ләйсән Мусина, Сережа Шитов, Женя Демина - аларны берничек онытып булмый.
Анисия Гурьевна Коновалованың әлеге мәктәптәге педагогик стажы 33 ел тәшкил итә. Барысы 9 чыгарылыш классы, педагог барлык укучыларның исемен әле дә хәтерли. Үзенең остазлары - Әминә Хәмидуллина, Галина Владимировна Мызгалова, Надежда Петровна Степанова турындагы якты истәлекне йөрәгендә кадерләп саклый.
- Укытучы эше җиңел түгел, - ди ул. - Әмма бу һөнәрне сайлавыма беркайчан үкенгәнем булмады. Педагог, димәк, ул һәр нәрсәдә беренче булырга тиеш - директор Нина Ивановна Борюшкина мине шулай эшләргә өйрәтте. Мин бу кеше алдында баш иям.
Һәр чыгарылыш класс укучысы хәтердә сакланып калган. Шуларның берсе - Рома Романьков. Мәктәптән соң Казандагы театр училищесын тәмамлады, артист булды, Калининград шәһәре драма театрында эшли. - Класс җитәкчесе буларак, һәр укучыны әле һаман да хәтерлим, - дип сүзен башлады мәктәптә 1988 елдан бирле эшләүче Рисалә Лотфулла кызы Кривоногова. Бу елларда дүрт классны әзерләп чыгарган. Соңгы чыгарылыш - 2015 елда. Класс зур, мөстәкыйль һәм бик актив, иде ди ул. Мәктәп тәмамлаучыларның күбесе югары уку йортларын тәмамлаган, төрле һөнәрләр алганнар. Чит телләр укытучысы буларак, ул Юлия Иванованы, Гөлия Мусинаны, Евгений Ибраһимовны, Сергей Петровны искә ала һәм аларның тормышта үз урыннарын таба алуына чиксез шатлана.
Маргарита Анатольевна Иванова 1976 елда әлеге мәктәпне тәмамлаган һәм педагогик вузда белем алганнан 28 елдан бирле шушы мәктәптә балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.
- Быел беренче чыгарылышыма егерме ел тулды, - ди ул. - Барысы 110 укучыны олы тормыш юлына әзерләп озаттым, шуның 37се укып югары белем алды. 10сы - педагог, 3се безнең мәктәптә эшли. Иң мөһиме - укучыларым беркайчан йөзгә кызыллык китермиләр.
Наталья Геннадьевна Авдеева бик еш кына Лариса Антоновна Якимова, Нина Григорьевна Морюхова турында искә алып сөйләргә ярата. Болар аның класс җитәкчеләре. Инде Наталья Геннадьевнаның мәктәптә эшли башлавына да 22 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Бу еллар эчендә күпме балага аң-белем биргән ул! Бик еш Марина Гордееваны, Лена Никитинаны, Юра Королевны искә ала, тәүге хезмәт юлын башлаганда бу педагоглар аңа күп ярдәм иткән. Ксения Тужилкина, Катя Исаеваның даими ярдәмен тоеп торган. Бергәләшеп Россия шәһәрләре буйлап сәяхәтләргә чыкканнар.
- Мине өйрәткән, тәҗрибәләре белән уртаклашкан педагогларның барысына да әйтер рәхмәт сүзләрем бик күп. Аларның исемнәре күпләргә мәгълүм: Надежда Васильевна Илдарханова, Валентина Васильевна Вьюговская, Галина Николаевна Здобнова. 48 ел буе үз һөнәренә тугры калган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Гарифулла кызы Хәбибуллинаның хезмәте дә мактауга лаек.
Моннан 26 ел элек 1нче урта мәктәп бусагасын атлап кергән бу педагог беренче көннәрдән үк үзенең энергиясе, оптимизмы, туган телгә булган мәхәббәте белән таң калдырган. Мәктәптә эшләү мине күп нәрсәгә, беренче чиратта балалар күңелен аңларга, аларга игътибарлы булырга өйрәтте, ди. Педагог фикеренчә, мәктәптә үзеңә дә, балаларга да таләпчән булырга кирәк.
Рәмзия Гарифулла кызы инициативасы белән мәктәптә "Татар халкының традицияләре, мәдәнияты һәм көнкүреше" музее булдырылган.
Актив тормыш позициясе белән яшәүче бу педагог туган телне саклау максаты белән оештырылган чараларда һәрвакыт теләп катнаша. Аның элеккеге укучылары А.Янмурзина, А.Абдрахманова, А.Хаметова, А.Әхмәтова педагог һөнәрен сайлаган.
Мәктәп һәр кеше күңелендә җылы хисләр, онытылмас якты истәлекләр калдыра. Белем һәм тәрбия биргән олы җанлы педагоглар еллар үткән саен ныграк искә төшеп сагындыра. Әйе, кыңгыраулы мәктәп елларын берничек тә онытып булмый.
Руслан Хәмидуллин
фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев