Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучыларга – пенсия турында

Болгардагы икенче урта мәктәпнең өлкән класс укучылары Пенсия фонды идарәсендә экскурсиядә булдылар. Экскурсия Бердәм пенсия көне кысаларында үткәрелде. Идарә җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева бүгенге пенсия системасы, пенсияне исәпләүнең яңа формасы һәм булачак пенсияне формалаштыруның кагыйдәләре турында сөйләде. Экскурсия барышында укучыларны "Все о будущей пенсии для учебы и жизни" уку китабы белән...

Болгардагы икенче урта мәктәпнең өлкән класс укучылары Пенсия фонды идарәсендә экскурсиядә булдылар.
Экскурсия Бердәм пенсия көне кысаларында үткәрелде. Идарә җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева бүгенге пенсия системасы, пенсияне исәпләүнең яңа формасы һәм булачак пенсияне формалаштыруның кагыйдәләре турында сөйләде. Экскурсия барышында укучыларны "Все о будущей пенсии для учебы и жизни" уку китабы белән дә таныштырдылар. Матур итеп бизәлгән әлеге буклет ярдәмендә үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табарга була.
Мәсәлән, Россиядә пенсия системасы ничек эшли, лаеклы пенсия алу өчен ниләр эшләргә кирәк? Соңыннан әлеге китапны һәр укучыга да бүләк иттеләр.
Укытучылар да укый
Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирүче укытучылары Казан шәһәренең "Ресурс" үзәге базасында үткәрелгән өч көнлек семинар-практикумда булып кайттылар.
Укулар республиканың "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Укытучылар белем бирү йортларында психоактив матдәләрне куллануны профилактикалау белән бәйле булган темаларны тикшерделәр. Бу мәсьәлә аеруча актуаль, алган белемнәр педагогларга балалар белән эшләгәндә файдалы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев