Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырдылар

Балалар китапханәсендә узган "Татарстан - безнең уртак йортыбыз" бердәм мәдәният дәресенә Болгардагы 2нче урта мәктәпнең беренче класс укучылары чакырылды.

Бу чара "Укучының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни-белем бирү проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Милли киемнәргә киенгән китапханә хезмәткәрләре республика территориясендә яшәүче халыклар - руслар, татарлар, чуашларның мәдәнияты турында сөйләделәр. Укучыларны аларның традицияләре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре һәм әдәбияты белән таныштырдылар. Балалар бик теләп халык уеннарында катнаштылар, чуашларның "Сеспель" фольклор ансамбле чыгышын яратып тыңладылар.
Соңыннан беренче класста укучы һәр балага "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев