Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучылар тырышлыгы белән

Җәйге каникулда Урта Йорткүл мәктәбе укучылары ял итеп кенә калмыйча, мәктәп фермасындагы терлекләр өчен кышка азык хәзерләү турында да кайгырталар. Хәзер алар фермасында мөгезле эре терлекләр саны дүрткә җитә. Хезмәт укытучысы Заһит Галиуллин җитәкчелегендә биредә кышлыкка җиде тоннадан артык печән хәзерләнгән. Үткән елгы ашлыкны да исәпкә алсаң, азык запаслары язга...

Җәйге каникулда Урта Йорткүл мәктәбе укучылары ял итеп кенә калмыйча, мәктәп фермасындагы терлекләр өчен кышка азык хәзерләү турында да кайгырталар.
Хәзер алар фермасында мөгезле эре терлекләр саны дүрткә җитә. Хезмәт укытучысы Заһит Галиуллин җитәкчелегендә биредә кышлыкка җиде тоннадан артык печән хәзерләнгән. Үткән елгы ашлыкны да исәпкә алсаң, азык запаслары язга кадәр җитәчәк.
Укучылар мәктәп ашханәсен яшелчә, җиләк-җимешләр белән тәэмин итү турында да кайгырталар. Быел бәрәңге уңышы да әйбәт булырга ошаган, ул бер гектарга утыртылган. Кишер, суган, кыяр-помидорлар, кура җиләге, чия - болар барысы да тәмле ризыклар пешерергә тотыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X