Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Нәүрүз бәйрәме булды.
Чараны тармак технологияләре техникумы һәм район Мәдәният йорты оештырды.
Бәйрәмдә өч мәйданчык: концерт-күңел ача торган "Нәүрүз мәйданы", кулинария буенча "Нәүрүз дастарханы" һәм интерактив "Болгар - акыл патшалыгы" эшләде.
Бәйрәмне әзерләп үткәрүдә шулай ук Казан инновацияләр университеты студентлары катнашты, концертта Әлмәтнең "Татар егетләре" вокаль группасы чыгыш ясады. Театральләштерелгән тамаша барышында тамашачылар алдында борынгы төркиләр легендасы җанланган кебек булды, ә бәйрәм хуҗасы Нәүрүзбикә язның килүе турында хәбәр итте.
Кунаклар татар һәм рус милли ризыклары, хуш исле кайнар чәй белән сыйландылар. Боларның барысын да техникум студентлары әзерләделәр. Ә Болгар цивилизациясе музеенда кунаклар буяулар һәм язу карасы ясауның урта гасыр технологияләре, чүлмәк ясау үзенчәлекләре белән таныштылар, үз куллары белән җепләрдән курчаклар ясадылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев