Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тынычлык һәм дуслык юлыннан

Безнең район делегациясе Татарстан халыкларының III съезды эшендә катнашты.

Аңа район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев җитәкчелек итте, делегация составына милли җәмәгать оешмалары җитәкчеләре Алексей Тюленев, Җәмил Мөхәммәтшин, Арутюн Багдасарян, Татьяна Смирнова, Валентина Якличева керде.
Съездда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия көче - халыклар бердәмлегендә" дигән доклад ясады. Аның чыгышын тыңлаганнан соң, делегатлар Россия хакимиятенең илнең куәтен ныгыту, халыкара һәм динара татулыкны саклау, экстремизм һәм террорчылык күренешләре белән көрәш чараларын тулысынча хупладылар.
Съездда "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру турында"гы резолюция кабул ителде. Ул барлык сәяси хәрәкәт һәм көч вәкилләрен илдәге тынычлыкны, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы татулыкны саклау эшендә ярдәм итәргә, Татарстан Республикасында формалашкан дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру системасын хупларга өнди.
Съезд делегатлары кабул иткән карарлар Татарстанда дәүләт милли сәясәтенең төп максатка ирешүгә, республикада яшәгән халыкларны берләштерергә, Россиядә динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәр дигән ышаныч белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев