Яңалыклар

Тыл хезмәтчәнен котладылар

Шушы көннәрдә шәһәрдә яшәүче Гөлнәфис Низамова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме көнне юбиляр янына район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, ветеран оешмасы һәм социаль хезмәт вәкилләре килде. Алар Гөлнәфис апаны бу гомер бәйрәме белән җылы котлап, намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр һәм РФ Президенты Владимир Путин исеменнән...

Шушы көннәрдә шәһәрдә яшәүче Гөлнәфис Низамова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Гомер бәйрәме көнне юбиляр янына район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, ветеран оешмасы һәм социаль хезмәт вәкилләре килде. Алар Гөлнәфис апаны бу гомер бәйрәме белән җылы котлап, намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр һәм РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар.
Гөлнәфис Насыйбулла кызына нык сәламәтлек, якыннары һәм туганнары игелеген тоеп озак яшәвен теләделәр.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев