Приволжск поселогында узган авыл җирлеге башлыклары семинарында мөһим мәсьәләләр тикшерелде.
Алар терлекчелекне үстерү, авылларны төзекләндерү юллары буенча фикер алыштылар, шәхси хуҗалыкларда терлек авыруларына профилактика ясауга һәм башка мәсьәләләргә тукталып үттеләр.
Семинарда катнашучылар Сергей Юрков фермер хуҗалыгында, "Болгар" балалар лагерында, казаклар слободасында, күптән түгел ремонт төгәлләнгән балалар бакчасында, страуслар фермасында, төзелә торган "Кол Гали" кунакханә комплексында булдылар, поселоктагы яңа йортларны карадылар.
Семинарга район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.
Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru/rus/fotoreports.htm/photoreport/2644947.htm
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев