Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы кайбер азык-төлеккә бәяләр арту сәбәпләрен аңлатты

Продукциянең үзкыйммәте сизелерлек артты.

Соңгы вакытта икмәк һәм сөт кебек көн саен кирәкле ризыкларга бәянең ни дәрәҗәдә артуын барысы да күрә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров #Татарстан онлайн туры эфирында бәяләр үсүнең сәбәпләрен аңлатты. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Сөт ризыкларының кыйммәтләнүенә фальсификацияне юкка чыгару өчен күптән түгел кертелгән мәҗбүри маркировка сәбәп булып тора. Шул сәбәпле предприятиеләргә өстәмә җиһазлар сатып алырга туры килде.

Министр сүзләренә караганда, бәяләр үсүенә Россиягә карата Көнбатыш тарафыннан салынган санкцияләргә дә гаепле. Продукциягә, мәсәлән, икмәк-күмәч эшләнмәләренә өстәлә торган кайбер компонентлар чит илдән сатып алынган. Хәзер популяр булган Тетрапак та чит илдән кертелә.

Хәзер республикада кирәкле компонентларны сатып алуның яңа юлларын эзлиләр. Министр белдергәнчә, Россиядә импортны алыштыруга лаеклы аналоглар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев