Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Спас хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды

Спаслыларның хезмәт җиңүләре республика дәрәҗәсендә югары бәяләнә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов Спас хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды.  Чөнки спаслыларның хезмәт җиңүләре республика дәрәҗәсендә югары бәяләнә. Бу хакта хезмәт алдынгыларының еллык слетында әйтелде.

«Сезнең район - авыл хуҗалыгы районы. Бу уңайдан мин Спас җирендә армый-талмый хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Авыл хуҗалыгы эшчәнннәренең хезмәте аерым хөрмәткә лаек. Сезнең үҗәтлегегез һәм туган җиргә мәхәббәтегез нәтиҗәсендә соңгы елларда тармак яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Сез бер урында гына тормыйсыз, яңарасыз, алдынгы технологияләрне кертәсез. Узган ел табигатьнең барлык көйсезлекләренә карамастан, эшләвегезне дәвам иттегез. Сезгә нык сәламәтлек телим. Яңа 2022 ел уңышлы килсен", - дип теләде Рафаэль Мәхмүтович.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грамоталарына Михаил Рязанов (Мамонов А.И. КФХ) һәм Игорь Планин (Планин И. А. КФХ) лаек булды. Тамара Наумова (И.А. Планин КФХ) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Моннан тыш, Рафаэль Мәхмүт улы Спас районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Наталья Казаковага ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Шулай ук Спас районы Башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге башлыгы Вера Колчинага ТР Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев