«Тоннель» операциясе барышында 56 автомобиль тикшерелде
Алты протокол төзелде.
Бүген Спас районында машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларга тикшерү буенча чираттагы оператив-профилактик «Тоннель» операциясе узды.
Спас районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Руслан Великов хәбәр иткәнчә, рейд барышында 56 автомобиль тикшерелгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча алты протокол төзелгән. Биш кешегә куркынычсызлык каешларын каптырмыйча йөргән өчен штраф бирелгән. Бер кешегә машина утлары кабызылмаган килеш йөрү өчен протокол төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев