Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түләүсез юлламалар буенча

Иртәгә ун укучы "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексына (Чистай шәһәре) ял итәргә китәчәк. Санаторийга түләүсез юлламалар Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бирелде, ә ике якка юл бәясен кабул итә торган як түли. Моның өчен ата-аналарга кирәкле документларны "Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә генә тапшырырга кирәк булды, калганын үзәк хезмәткәрләре үзләре...

Иртәгә ун укучы "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексына (Чистай шәһәре) ял итәргә китәчәк.
Санаторийга түләүсез юлламалар Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бирелде, ә ике якка юл бәясен кабул итә торган як түли. Моның өчен ата-аналарга кирәкле документларны "Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә генә тапшырырга кирәк булды, калганын үзәк хезмәткәрләре үзләре башкарды.
Агымдагы ел ахырына кадәр "Раздолье" да авыр хәлдә калган гаиләләрдә яшәүче тагын егермегә якын бала ял итәргә тиеш.
Кадетлар беренче урынга чыкты
Гомумбелем бирү учреждениеләре арасында армиягә чакырылыш яшенә кадәрле яшьләр арасында үткәрелә торган "Ватанны сакларга әзер!" ярышының муниципаль этабында кадет интернат-мәктәп командасы беренче урынга чыкты.
Ярыш программасына сафта йөрү, полиатлон (көч күнегүләре комплексы, гимнастика, 1000 метрга йөгерү), шулай ук хәрби хезмәт нигезләре буенча каршылыклар полосасын үтү кертелгән иде. Барлык биремнәрне дә кадетлар көндәшләреннән яхшырак башкарып чыктылар. Аларга хәзер район данын ноябрь аенда Казан шәһәрендә үтәчәк республика ярышларында якларга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев