Терлекчелек буенча семинар
Никольск җирлеге хуҗалыкларында терлекләрне кышлату һәм үстерүгә багышланган семинар үткәрелде.
Семинарда катнашучылар авыл эшмәкәрләре Андрей Синицин, Александр Планин, Любовь Спиридонова, Илһамия Хәбибуллина һәм Ашот Шахназаряннарның алдынгы эш тәҗрибәсен өйрәнделәр. Аларның фермасында гына да, кешеләрнең шәхси хуҗалыкларыннан башка, 800 баштан артык терлек исәпләнә. Бу башка җирлекләр өчен дә яхшы үрнәк булып тора, чөнки алар бу күрсәткечләр буенча никольскилылардан күпкә калышалар. Шунысы да бар, әле әйтеп үткән беренче өч эшмәкәр элеккеге фермаларга реконструкция үткәрәләр һәм анда нәселле таналар асрый башларга исәплиләр, бу таналарны озакламый Балтачтан алып кайтачаклар. Һәр фермерга 20шәр тана биреләчәк. Барлыгы безнең районга холмогор токымлы 200 тана алып кайтырга тиешләр. Бу инде районда терлекчелекне үстерү өчен өстәмә стимул булачак.
Семинар эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев