Терлек лейкозы – куркыныч авыру
Мөгезле эре терлек лейкозы – вирус китереп чыгара торган йогышлы хроник авыру. Ул республика территориясендә, шул исәптән Спас районында да, шактый киң таралган. Терлекләрне шушы авырудан саклау өчен, нәрсә эшләргә мөмкин соң?
Лейкоз авыруы өч стадиядә - инкубация, гематология һәм шеш стадиясендә үтә. Сәламәт терлекләргә авыру организмында вирус йөрткән башка терлекләрдән лимфоид күзәнәкле лимфоцитлар үтеп кергән очракта йога. Вирус терлекләргә кан, сөт, составында йогышлы күзәнәкләр булган башка сыекчалар һәм материаллар аша күчәргә мөмкин.
Авыруның башлангыч стадияләрендә ачык билгеләр күренми һәм шуңа күрә аны махсус анализлардан башка билгеләү мөмкин түгел. Шуңа күрә вирус организмда бик тиз таралып өлгерә. Вакыт узгач, терлекнең органнары һәм тукымаларында, беренче чиратта кан тәнчекләрен эшләп чыгару органнарында, яман шешләр барлыкка килә. Процесска лимфа бизләре, талак, йөрәк һәм башка органнар да кушыла.
Ни кызганыч, лейкоз белән көрәшүнең һәм аңа профилактика ясауның махсус ысуллары әлегә кадәр уйлап табылмаган. Бу вируслы авырудан терелү мөмкин түгел, моннан тыш, ул кеше өчен дә куркыныч. Канында лейкоз вирусы булуы ачыкланган сыерларның сөтен эчү тыела, аеруча аны балаларга бирергә ярамый. Лейкоз авырулы сыерларның органнарында һәм тукымаларында лейкоз күзәнәкләре һәм яман шешләр барлыкка китерү сыйфатына ия булган метаболизм матдәләре туплана.
Лейкоз буенча имин булмаган хуҗалыкларда, шул исәптән фермер хуҗалыкларында да, шушы авыру таралудан саклау өчен авыру терлекләрне аерып алып, шунда ук сугымга җибәрергә кирәк. Канында лейкоз авыруына хас үзгәрешләр булган терлекләр авыру дип табыла.
Мөгезле эре терлекләрнең канын план буенча тикшерүдән соң, район дәүләт ветеринария берләшмәләре авыл җирлеге башлыкларына һәм авыру терлек хуҗаларына терлекләрне кичекмәстән сугымга тапшырырга кирәклеге турында хатлар җибәрә. Башка сәбәпләр белән беррәттән, терлек хуҗаларының нәселле үгезләрдән башлап, алты айдан зуррак барлык мөгезле эре терлекне тикшертүдән баш тартуы лейкоз авыруы таралуга сәбәп булып тора.
“Азык-төлек продукциясенең иминлеге турында” Таможня берлегенең техник регламенты, “Мөгезле эре терлек лейкозына профилактика ясау һәм көрәшү кагыйдәләрен раслау турында” РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, лейкоз белән авыру терлекләрне кичекмәстән сәламәт терлекләрдән аерып алып, аерым аранда тотарга кирәк. Авыру сыерларның сөтен сөт җыючыларга тапшыру яки халыкка сату, аны куллану катгый тыела. Сыерларны сугымга тапшырып, яңаларына алыштырырыга кирәк. Бу таләпләр үтәлмәгән очракта, кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.
Ильяс Камалов,
ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе Дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге ветеринария инспекторы.
Фото: http://nevyansk66.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев