Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Терлек азыгы хәзерләү өчен бөтен мөмкинлектән файдаланыйк

Быелгы җәй сюрпризларга бай булды, ә бу район хуҗалыклары эшенә зур кыенлыклар тудыра. Мәсәлән, терлек азыгы хәзерләүдә эшләр аеруча катлаулы. Шул сәбәпле, район башлыгы Камил Нугаев спаслыларга мөрәҗәгать белән чыкты.

- Көн саен явып торган яңгырлар терлекләргә кышлык азык хәзерләү мөмкинлеге бирми. Табигый мәйданнарда, чәчелгән басуларда үлән яхшы үсте, кайбер хуҗалыклар пай җирләренә дә үлән чәчте. Ләкин яңгырлар аларны җыярга комачаулый. Шәхси хуҗалыкларда, фермер хуҗалыкларында һәм инвесторларда терлекләрнең баш саны күп. Шуңа күрә булган терлекләрне саклап калу өчен чиктән тыш күп көч куеп эшләү таләп ителә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бездә булган терлекләргә 18000 тонна печән хәзерләргә кирәк, аның 10000 тоннасы-җәмәгать терлекләре өчен. Быел печән яхшы үскәнлектән, бу күрсәткечне 25000 тоннага да җиткерергә була. Бүгенге көнгә районда барлыгы 2330 тонна печән хәзерләнгән: аның 2170 тоннасы җәмәгать терлекләре, 160 тоннасы - шәхси хуҗалыклар өчен. Бу чиктән тыш аз.
Район буенча 10600 тонна сенаж хәзерләнгән, шуның 4000 тоннадан артыгын "Авангард" хуҗалыгы туплаган, 3000 тоннадан артыгы "Болгар ВЗП" җәмгыятендә. Алардан Ленар Гыйниятуллин һәм Александр Планин хуҗалыклары да калышмый. Шунысы да бар, быелгы шартларда сенаж һәм силос салганда азыкларны яхшырак саклау һәм сыйфатын югалтмау өчен консервантлар кулланырга кирәк.
Ни кызганыч, фермерлар да, шәхси хуҗалыклар да азык хәзерләү эшендә бер айга соңга калдылар. Шуңа күрә хәзер азык запасын тулыландыру өчен булган барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк. Җәйге айларда һава торышы начар килгән еллар аз булмады. Мәсәлән, 1978, 1987, 2010 елларның җәе дә катлаулы килде. Ләкин без һәрвакыт бөтен көчне туплап, авыр хәлдән чыга алдык.
Мин бүген бөтен район халкына, хуҗалык җитәкчеләренә, шәхси хуҗалыкларга, фермерларга мөрәҗәгать итәм: уңай вакытның кадерен белергә, аннан тулысынча файдаланырга кирәк, ә мондый көннәр аз булмый. Яңгыр яумаганда печәнне мөмкин кадәр күбрәк чабу турында кайгыртыгыз. Теземнәрне ешрак әйләндереп торырга, кул белән булса да чабарга, үләннәрне түбә астында киптерергә була. Без инде болай да яңгырлар аркасында уңайлы печән җыю вакытын кулдан ычкындырдык, хәзер бөтен көчне биреп эшлик.
Кыскасы, терлек азыгы хәзерләүнең бөтен юлларын эзләргә кирәк. Дала Йорткүл авылыннан Зөфәр Минһаҗев һәм бу тирәдә яшәүче башка кешеләр, шулай ук чәчәклеләр мөмкинлек табалар бит. Алардан үрнәк алырга кирәк. Әлбәттә, яфрак азык, дару үләннәре кебек витаминлы азыклар турында да онытырга ярамый. Бездә аларны хәзерләү мөмкинлеге бар, ветеринарлар бу азыкларны да хәзерләргә киңәш итәләр, кыш көне барысы да ярап куя.
Озакламый урак вакыты җитә, басуга чыгарга әзер булырга кирәк. Кырга чыгу өчен техника тулы әзерлек хәлендә булырга тиеш.
Кышка азык запасы туплап, терлекләрнең баш санын саклап калу өчен бөтен чараларны күрү таләп ителә. Нинди генә хәлләр килеп чыкса да, күп нәрсә безнең үзебездән тора - бу хакта онытырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев