Татарстанга ел башында яшүсмерләр өчен “Спутник М” вакцинасы кайтарыла
Вакцина Россиядә ноябрь аенда теркәлгән.
Яшүсмерләр арасында COVID-19 авыруына профилактика ясау өчен кулланыла торган “Спутник М” вакцинасының беренче партиясе Татарстанга киләсе ел башында кайтарыла. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
Министр әйтүенчә, прививкалар РФ Сәламәтлек саклау рекомендацияләре нигезендә ясалачак һәм яшүсмерләр өчен ирекле булачак.
Ноябрь ахырында Россиядә теркәлгән “Спутник М” вакцинасы 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен махсус ясалган. Балага 15 яшь тулмаган очракта, прививка ясату өчен әти-әнисенең рөхсәте кирәк булачак. 15 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр прививка ясату турында карарны үзләре кабул итә.
Татарстанга күпме доза вакцина кайтуы әлегә билгеле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев