Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда Росреестрның 10 сайт-клоны ябылды

Блокланган сайтларның гомуми саны 200дән артып китә.

Агымдагы ел башыннан Татарстанда Республикасы Росреестры сайтының 10 клоны ябылды. Тагын 13 сайт блокировкалау куркынычы астында тора. Росреестр сайтлары игезәкләрен ачыклау эше башланганнан бирле 200дән артык шундый сайт ябылган. Бу хакта Росреестрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Барлык сайтлар да бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәләр (ЕГРН) бирү буенча эш алып барганнар.

Росреестр җитәкчесе урынбасары Максим Смирнов сүзләренә караганда, мондый сайтлар чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүмат бирә алулары белән куркыныч. Гражданнар исә, бу хакта белми торып, Росреестрга ялган мәгълүматлар алу турында зарлана.

Татарстан Росреестры кисәтүе буенча, ЕГРНнан өземтәне шушы ведомствоның онлайн-хезмәтләр генә бирә ала. ТР Росреестры җитәкчесе урынбасары Артем Костин сүзләренә караганда, мондый сайтлар икәү - rosreestr.gov.ru һәм kadastr.ru. Бу сайтлардан алынган мәгълүматлар гына дөреслеккә туры килә.

Әгәр сез Росреестр юрисдикциясенә караган хезмәтләр күрсәтүче сайтлар белән очрашсагыз, бу хакта электрон почтага хәбәр итәргә мөмкин press@rosreestr.org. Хатка сайт-клоннарның сылтамаларын куйсагыз, тагын да әйбәтрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев