Татарстанда битлек режимын бетерү билгесез срокка кичектерелә
Җәмәгать урыннарында битлекләрдән йөрү РФ баш санитар табибы карары белән беркетелгән.
Татарстанда битлекләрне мәҗбүри кию режимы әлегә гамәлдән чыгарылмаячак. Бу хакта ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Любовь Авдонинага сылтама белән Бизнес-Онлайн порталы хәбәр итте.
Спикер сүзләренә караганда, төбәктә битлек режимы РФ баш санитар табибы карары нигезендә кертелгән. Битлек режимын гамәлдән чыгару яки йомшарту турында яңа документлар юк. Шуңа күрә төбәк тиешле карар кабул ителгәнче битлек режимын гамәлдән чыгармаячак, дип белдерде Авдонина.
Авдонина сүзләренә караганда, коронавирус авыруы буенча халәт теләсә кайсы мизгелдә кискенәеп китәргә мөмкин, шуңа күрә битлек режимын гамәлдән чыгару вакытыннан алда булырга мөмкин. Әңгәмәдәш барысына да җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрүне дәвам итәргә киңәш итте.
Моннан тыш, спикер Татарстанда битлек режимының үтәлешен тикшерүләр дәвам итәчәк, дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев