Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан урманнарын чүп-чардан чистартачаклар

19 апрельдән 19 июньгә кадәр «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында халык ярдәме белән урманнарны чүп-чардан чистартачаклар.

Акция кысаларында урманнардан көнкүреш калдыклары, чыбык-чабыклар һәм ауган агачлар чыгарылачак. Шулай ук урманнардагы ял итү урыннары, аншлаглар һәм мәгълүмат такталары төзекләндереләчәк. 

Министрлык карамагындагы оешма эшчеләреннән тыш, урманнарны чистартуда төрле ведомство, оешма хезмәткәрләре, бакчачылык берләшмәләре вәкилләре, студентлар һәм волонтерларның катнашуы көтелә.

Министр сүзләренчә, 2019 елда Татарстан урманнарыннан 3740 кубометр чүп-чар чыгарылган. Моны 10 кубометр сыйдырышлы 374 «КАМАЗ» машинасы йөк белән чагыштырырга була. 2020 елда пандемия сәбәпле, урманнар министрлык көче белән генә чистартылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев