Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан Росреестрында эшчәнлеккә йомгак ясадылар

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Чара кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров ведомствоның 10 ел эчендә ирешелгән уңышлары турында сөйләде, шулай ук агымдагы елга нәтиҗәләр ясады.

Белешмә

10 ел эчендә Татарстан Росреестры тарафыннан 9,5 миллионга якын хисап-теркәү эшләре үткәрелгән.

Азат Җаббаров үз докладында билгеләп үткәнчә, электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре күләмен арттыру буенча эш Идарәнең төп бурычларыннан берсе булып кала. Узган ел белән чагыштырганда электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр күләме ике тапкырга арткан. 2019 елда электрон рәвештә 200 мең гариза алынган.

Азат Җаббаров сүзләренә караганда, шулай ук дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашырганда да җитди алгарышка ирешелгән. Соңгы ике ел эчендә идарә дәүләт җир күзәтчелеге буенча Росреестр органнары рейтингында 1нче урынны алып тора. Моңа, беренче чиратта, югары төгәллекле спутниклы геодезия җайланмаларын куллану ярдәм итә, бу исә җир законнары өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар санын арттыруга гына түгел, ә кагыйдә бозуларны кисәтү һәм булдырмауга да китерә.

Азат Җаббаров: "Бүгенге көндә Идарә үз эшендә пилотсыз очкычларны актив куллана, бу исә җир участокларына керү чикләнгән яки бөтенләй булмаган очракларда да тикшерү үткәрергә мөмкинлек бирә".

Белешмә

2019 елда 10 меңнән артык тикшерү чарасы үткәрелгән. Хокук бозуларны ачыклау күрсәткече 98% тәшкил итте. Шул ук вакытта җир законнарын бозу очракларының бетерелү күрсәткече 97%тан узып китте. 14 миллион сумга якын штраф санкцияләре кулланылды.

Татарстан Росреестры җитәкчесе кадастр инженерлары эшчәнлегенә аерым тукталды, чөнки аларның эш нәтиҗәләре Идарә тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатына йогынты ясый. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, шикле җир кишәрлекләрен рәсмиләштерергә ризалык бирүче кадастр инженерлары да үзләренең хокуксыз гамәллләре өчен тулысынча җавап бирергә тиеш.  

Үзенең җавап сүзендә Рөстәм Миңнеханов Идарә коллективына ун ел эчендә ирешкән югары нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдереп, Татарстан Росреестрын иң яхшы бүлекчәләрнең берсе дип атады, һәм киләсе ун елда да шулай ук зур уңышлар теләде. 

Әлеге чараның тулы версиясен Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында табарга мөмкин.

Матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш рөстәм миңнеханов ТР Росреестры ТР Президенты