Диния нәзарәте билгеләп үткәнчә, нисаб күләмендә бүтән үзгәрешләр булмаячак.
Татарстан Диния нәзарәте үткәрелгән киңәшмә вакытында фитыр һәм зәкят нисабының күләме расланды. Алтын-көмеш бәясендә бәяләр тотрыксыз булса да, аларның күләме бүтән үзгәрмәячәк, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Шулай итеп, Рамазан аенда фитыр сәдакасы нисабы 44700 сум, зәкят чыгару нисабы – 442000 сум итеп билгеләнде.
Алдан хәбәр ителгән саннар үзенең актуальлеген югалтты.
Ә ураза калдырган көннәр өчен түләнә торган фидия суммасы элеккечә үк һәр көн өчен 300 сум тәшкил итә.
Фитыр сәдакасының күләме дә үзгәрешсез калды һәм минималь сумма 150 сум, максималь күләм – 800 сум тәшкил итә.
Белешмә өчен:
Нисаб – әҗәтләр һәм кирәкле чыгымнардан тыш, мөселманнар өчен ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитыр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев