Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тарихи һәм онытылган Беренче бөтендөнья сугышы”

Кузнечиха урта мәктәбендә әнә шундый исем белән класстан тыш чара үткәрелде. Әлеге чара кешелек тарихында иң коточкыч һәм канкойгыч сугышларның берсе булган Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулуга багышланды. Озак дәвам иткән әлеге дәһшәтле сугышта бик күп кеше һәм хәрби техника катнашкан. Һәлак булучылар саны да бик күп. Моңарчы...

Кузнечиха урта мәктәбендә әнә шундый исем белән класстан тыш чара үткәрелде.
Әлеге чара кешелек тарихында иң коточкыч һәм канкойгыч сугышларның берсе булган Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулуга багышланды. Озак дәвам иткән әлеге дәһшәтле сугышта бик күп кеше һәм хәрби техника катнашкан. Һәлак булучылар саны да бик күп. Моңарчы сугышларда шуның кадәр югалтулар булмаган, дип ассызыклады үзенең чыгышында тарих укытучысы Светлана Потапова. Иң мөһиме - әңгәмә барышында бу канкойгыч сугышта катнашкан Кузнечиха авылы кешеләренең дә исемнәре телгә алынды. Мәсәлән, Василий Рожков газ һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган, Андрей Рожков, Никита Ловчев, Парфил Хохлов дошман әсирлегеннән туган якларына исән-сау әйләнеп кайта алган. Ә менә Андрей Семенов дүрт Георгий тәресенең тулы кавалеры булган!
Чараны алып баручылар хәрби бәрелешләрнең төп этапларына, шул исәптән Франц Фердинандны үтерүгә, Верден бәрелеше, Брусилов һөҗүменә, Компьенск солыхына тукталдылар. Видеороликлардан рәсемнәр дә күрсәттеләр, тарихи карталардан файдаландылар. Һәлак булучыларны бер минут тын калып искә алдылар.
Укучылар Беренче бөтендөнья сугышы турында күп яңалыклар белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев