Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тантанада катнаштылар

Спас районының бер төркем хатын-кызларын Казанга, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы очрашуга чакырдылар.

Очрашуда мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Маргарита Маркова, тармак технологияләре техникумының производствога өйрәтү мастеры Ольга Смолина, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Мөнирә Хәйдарова, район хастаханәсе табибы Наилә Маракаева, социаль яклау бүлеге консультанты Наталья Кузнецова катнашты. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үтте.
Очрашуда күптәнге традиция буенча "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсына йомгак ясалды.
Тантанадан соң "Казан" Милли-мәдәни үзәгендә бәйрәм ашы оештырдылар. Хатын-кызларның барысына да бәйрәм бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев